Барлык балаларның яраткан китаплары (6+)

23 март көнне 13 нче санлы китапханәдә әдәби бәйрәм үтте. Кунакларыбызны Зөбәрҗәт шәһәр Тылсымчысы әкиятеннән әдәби әкият герое сихерче Гингема каршы алды. 
Балалар уен программасында катнашты, рәсемнәр, әкият персонажлары пазлларын җыйды, табышмаклар, башваткычлар чиште, кино һәм мультфильмнар төшерелгән китап исемнәрен искә төшерде, балалар шагыйрьләре сүзләренә язылган җырларны тыңлады. 
Китапханәче балалар өчен театрларда спектакльләр куелган әсәрләр турында сөйләде. Бәйгеләр арасында музыкаль һәм әдәби күнекмәләр уздырылды. Гингема, балаларны китап һәм әкият исемнәрендә буташтырып, катлаулы сораулар бирде. Бәйрәм китаплар турында видеоязмалар, «2021 елның юбиляр язучылары» презентациясе белән үрелеп барды.

Поделиться: